mukaramamavletov в LOOKY — Хәерле иртә, дусларым- якыннарым! Бабайны эшкә озатып, тышта

Хәерле иртә, дусларым- якыннарым!

Бабайны эшкә озатып, тышта берникадәр эшләрне башкарып кергәч, кызларым йокыдан торуга боткалары пешкәнче дип, тиз генә инстаграмга күз салам.Әлбәттә, озын- озак адашып йөргәнче , беренче ... ещё

Другие посты этого пользователя

mukaramamavletov
mukaramamavletov
больше 4 лет назад
Хәерле кич, дусларым- якыннарым! Җитешеп кереп мин дә бүгенге бәйрәм белән ир- егетләребезне котлап үтим әле дидем.Соң булса да уң булсын! Бүгенге көнгә кадәр илебезнең күге аяз, чикләре тыныч булуда сезнең өлешегез бәяләп бетергесез.Моннан соң да тормышларыбызның ямен, иминлеген саклау сезнең иңнәрдә булуына тулы ышаныч белән яшәүләр насыйп булсын, хөрмәтлеләребез, яклаучыларыбыз.Исәнлек- саулык сезгә.Ә без һәрвакыт янәшәгездә булырбыз.Күтәренке кәеф, кайнар аш, җылы сүзләребез белән без дә сезгә терәк булырга тырышырбыз.Дөньябыз тыныч булсын! Шул уңайдан шаяру катыш язмамны тормыш иптәшемә багышлыйм!#минтатарчаязам#
#шагыйрәнәкүңел#

Бабай диеп эндәшсәм дә,
Ул сөлектәй шәп егет- 
 Күпләрнең күзе кызарлык
Сөяктәге май- җилек.
Гаиләдән өч абыйсы 
Хезмәт иткәнне күреп
Үскән үсмер.
Вакыт җиткәч
Комиссарларга кереп,
 Моряк булам дип сораган,
-Җибәрегез диңгезгә!?
( - Офицер абыем булышты
Дип сөйли хәзер  безгә.)
Ничек итсә дә иткәндер -
Торалган үз сүзендә.
( әйткәнен эшләми калмый-
шундый холык үзендә).
Хәрби хезмәттә чыныккан
Илләр- кыйтгалар гизеп.
Ил күген саклаган өч ел
Дәрья, диңгездә йөзеп.
Әгәр, бүген чакырсалар
Илне сакларга үзен.
Барырга әзермен ди ул-
Бу чын егетләр сүзе!
(Гороскоп буенча- балык!
Ышанмасам да үзем -
Туры килүен яшерми
Әйтә алам, хактыр сүзем!)
Күп хәлләрдән коры чыга,
 Хәйлә- гыйлләсен җигеп- 
Ирмен дигән ир кешеләр
Тормас ич, каушап, җебеп.
Күтәралмасны күтәрә
Үз көч- гайрәтен белеп.
Минем өчен ул бүген дә
Менә дигән ир-егет!
(Аллаһ сакласын бабайга
 Күзләр куймасын тиеп).
Мөкәрәмә Мәүлетова- Сәитгалиева.

Хәерле кич, дусларым- якыннарым!

Җитешеп кереп мин дә бүгенге бәйрәм белән ир- егетләребезне котлап үтим әле дидем.Соң булса да ... ещё
mukaramamavletov
mukaramamavletov
больше 4 лет назад
Хәерле көн, дусларым- якыннарым! 
Шундый яшькә җиттем менә- 
Хәтер дәфтәрен язам.
( Дөньяның бар галәмәтен
Батырып булмый сазга)
Уелып калганнары бар.
Җуелганы да хәтсез.
Онытырга тырышсаң да
Кара сакалдай әрсез
Гомер буе озатып бара
Кайберләре.Тиргәшмим.
Кул гына селтим ваемсыз.
Күндем инде.Эндәшмим.
Ә бар шундый хатирәләр - 
Онытмас идем бер дә.
Йөрәкне чеметкәләгән
Хис кадерле бүген дә.
Уйларымда яшьлегемнән
Урап кайтам.Җирсимме!?
Авыл диеп өзелә үзәк.
Аһ, дип, куям көрсенеп.

Берәү кайтмый мин кайтканда.
Сагынып хатлар язмый.
- Исән ул,- диләр,- җилләрем
- Сәлам әйтергә базмый".
Бардыр, димен, сәбәпләре.
Язмыш шулай язылган.
Исәнлеген белү җитә.
Ә үзем соң, сагынам.
Кабатланмас, онытылмас
Мизгелләрнең кочагы.
Вәгьдә, өмет чаткыларын
Биргән сөю учагы
Җылы иде, нурлы иде.
Хисләр садә- саф иде.
Күктә янган йолдыз белән
Сер бүлешкән чак иде...
Бер- бер артлы йолдыз сүнә.
Һич, үземнекен тапмыйм.
Мин гашыйк җан, бүгенгәчә
Мәхәббәтемне саклыйм.
Бәлки, ул да айлы кичтә
Йолдызларга багадыр.
Беркемгә дә сиздермичә
нәкь минекен табадыр.
Күңелендәген кемнәр белә- ул да мине күзлидер.
Бергә үткән сукмаклардан
Яшьлек эзен эзлидер.
Җыелып килгән серләрен
Сөйлисе килми микән!?
Назлы сулыш тулы сөю
Истән чыкканмы
 күптән!?
Ул вакытлар сагыш булып
Тулышса да түгелмәс.
Йолдыз булып балкыр, әмма,
Таң атса да сүрелмәс...
Гомер уза.Кичерешләр
Җырларымда ярала.
Айның моңлы  нуры булып
Бар җиһанга тарала...

Менә шулай дәфтәремә
Яза барам истәлек.
Сагыш бураны дуласа,
Укырмын, бер, искә алып.
Мөкәрәмә Сәитгалиева- Мәүлетованың күңел дәфтәреннән.#шагыйрәнәкүңелбуштүгел#чайкаладатүгелә# #татарчаязам

Хәерле көн, дусларым- якыннарым!

Шундый яшькә җиттем менә- Хәтер дәфтәрен язам. ( Дөньяның бар галәмәтен Батырып булмый сазга) Уелып калганнары бар. Җуелганы да ... ещё